Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Ярдәм иткәнемне кешегә чыгарган булмады. Бу очракта мәҗбүрмен...»

«Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады. Тик бу очракта мәҗбүрмен», – ди Илсөя Бәдретдинова.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Ярдәм иткәнемне кешегә чыгарган булмады. Бу очракта мәҗбүрмен...»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү өчен хәйрия концертлары куя башлый.

«Бу – минем шәхси фикерем. Мин – сәясәттән ерак профессиядә. Гомумән сәясәттән еракмын.

Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый. Мобилизацияләнгән егетләр арасында – минем туганнарым, авылдашларым.

Мин үзем дә – ир бала әнисе.

Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч, хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип, кибетләрдә әйберне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер… Акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да, кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек.

Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады. Тик бу очракта мәҗбүрмен.

Мин айга бер концертымны тулысынча «хәйрия концерты» дип игълан итәм. Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк. Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр, бердәм булыйк!» – дип яза җырчы шәхси сәхифәсендә.

«Киресенчә, солдатларның рухын күтәрү өчен яңа җырлар иҗат итегез. Никадәр күбрәк һәм яңгырашлырак булса, шулкадәр әйбәтрәк», «Кешенең күңеленә тияргә булсын инде халыкка. Яраткан халкым! Кемнедер гаепләгәнче, үзегезнең хаталарыгызны тикшерегез. Йөрәкләрегездә мәхәббәткә урын калсын, күңелегез белән тынычлыкка омтылыгыз. Шул очракта кемнедер тәнкыйтьләү теләгегез сүрелер»;

«Минем ике улым бар. Олысы ике бала тәрбияли, кечкенәсе өйләнмәгән әле. Бүгенге көн вакыйгалары күңелем түренә авыр йөк булып ятты. Бары тик Илсөянең репертуарын тыңлап кына юанам. Бик теләп концертларына барачакмын, зинһар, туктамагыз гына. Сугыш вакытында да җыр кешегә ярдәм иткән»;

«Бу – флешмобка әйләнеп, барлык артистлар да шулай эшләсә шәп булыр иде»;

«Авыр вакытларда кешенең күңелен күтәрү – үзе зур савап», «Концерт вакытында булса да баш авыр уйлардан арынып торса, бу – зур файда адәм баласына. Һәркем үз эшен башкарырга тиеш!» – дип күтәреп алганнар Илсөянең әлеге карарын виртуаль дуслары да.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100