Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова янына сәхнәгә «начальникның начальнигы» менгән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова янына сәхнәгә «начальникның начальнигы» менгән
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Башкортстанга гастрольләре вакытында төшерелгән видео куеп, күпләрнең кәефен күтәргән.

«Аяктан екты бу Бүздәк егете. Азакка тикле карагыз әле. Молодец, югалып кала торганнардан түгел», – дип язган җырчы, малайның тапкырлыгына сокланып.

Видеода күренгәнчә, җырчы янына сәхнәгә карап торышка 7-8 яшьлек малай менгән. Артист аннан кыйммәтле хушбуй исен сизеп алган.

«Улым, синең одеколоның бик тәмле исле. Синекеме, әтиеңнеке? Прям үзеңнеке? Синнән бик кыйммәтле ис килә. Син хәзер үк инде начальникка охшагансың. Начальникның начальнигы инде менә», – дип әйтә җырчы малайны кочаклап.

«Әлбәттә, одеколон 45 мең сумлык бит», – дип җавап биреп, малай тамашачыларны шаккатыра.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Бу авыл жырчысыннан бер рэтле суз чыкмас - кыйммэтле одеколон, дерёвня, дерёвня инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100