news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа җыры чыгу уңаеннан тамашачыларына акча өләшә

news_top
Илсөя Бәдретдинова яңа җыры чыгу уңаеннан тамашачыларына акча өләшә
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтрәдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова яңа җыры чыгу уңаеннан конкурс игълан иткән, ә җиңүчеләргә акча вәгъдә итә.

«Менә рәхим итеп тагын бер матур җыр чыкты – «Иртәрәк»! Тыңлап кара әле рәхим итеп! Ошаса «матур» дип яз. Ошамаса, «нык матур» дип яз. Җыр чыгу хөрмәтенә конкурс игълан итәм! Матур-матур видеолар төшерергә кирәк!

Шарты мондый: «Гомерләр көзенә керергә» дигән юлны үзең җырлыйсың, ә «иртәрәк» дигән сүзен башка кешеләрдән әйттерәсең. Күбрәк кеше әйткән саен «текәрәк» булачак! Сториска мине билгеләп куегыз. Үзем санап утырам лично!

Беренче урынга: 10 000 сум

Икенче урынга: 5000 сум

Өченче урынга : 3000 сум», – дип җырчы тамашачыларын кызыксындырган.

Җырның авторлары – Рауза Хафизова белән Айдар Тимербаев.

«Тузгытты көз җирән чәчләрен,

Сүрелгәч җәйләрнең кызуы.

Моңаймыйм, зарланмыйм әле мин:

«Уф, бу, – дип, – гомернең узуы».

Кушымта :

Әле күп туасы иртәләр,

Исәсе җилләре иркәләп.

Гомерләр көзенә керергә

Иртәрәк, иртәрәк, иртәрәк...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар