Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа туган сабыйны каршы алырга барган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова яңа туган сабыйны каршы алырга барган
Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлаучы егет Илнур Коләхмәтов өченче тапкыр әти булган.

Илсөя Бәдретдинова һәм аның администраторы Гүзәл Карамиева яңа туган баланы каршы алырга балалар тудыру йортына барган. «Бүген Илнур Коләхмәтовның өченче малае балалар тудыру йортыннан чыга», – ди Илсөя Бәдретдинова.

«Хәзер Айгөлгә 4 малай була инде, Илнурны да санаганда», – ди Гүзәл Карамиева.

«Юк, Илнур үзе 10 малай ул», – дип елмая Илсөя.

Сабыйга Риназ дигән исемне сайлаганнар. «Матур дөньяга рәхим ит, Коләхмәтов Риназ Илнур улы. Бәхетле әти-әни булыгыз! Өч бөркетегез горурлыкларыгыз булсын!» – дигән җырчы. Коләхмәтовлар гаиләсен котлыйбыз. Тигезлектә үстерергә язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100