news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа программасыннан бер образын күрсәтте

news_top
Илсөя Бәдретдинова яңа программасыннан бер образын күрсәтте
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова яңа сезонга әзерлекне башлап җибәргән һәм тамашачыларын яңа образы белән ымсындырып та куйды. Яңа программа «Күрсәтәсем килә» дип атала.

«Яңа программадан бер образны гына күрсәтәм, аха… Барлыгы 15 булачак. «Син бит җырчы, күлмәк күрсәтмә, җырла гына. Җырлый белмисең шул», – дип язмагыз да бүтән. Ату мин белмим. Шуңа күрә программаның исеме «Ишеттерәсем килә» түгел!

Әзерләнәбез, тырышабыз, Үлеп яратам үз эшемне. Күп шәһәрләрдә яңа сезонга билетлар сатуда инде. Давай просто исән-сау булыйк, очрашырга насыйп булсын!» – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Киемнәрең дә, үзең дә күрсәтерлек. Өстәвенә әле, җырлавың да матур. Түземсезлек белән яңа сезонны көтәбез»;

«Менә ничек бармыйсың инде? Ел саен ярты ел алдан алып куябыз»;

«Ничәнче сулышы ачыла икән инде?»;

«Артист күлмәк күрсәтергә тиеш, затлы образлар җырга туры килергә тиеш бит әле. Күлмәксез җырчы буламы инде? Илсөя – зәвыклы, искиткеч җырчы, актриса, артист»;

«Һәрвакыттагыча» дип хуплаганнар җырчыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар