news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына янә кызык исем тапкан

news_top
Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына янә кызык исем тапкан
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның гастрольләрдән кайтып керми торган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың яңа сезонга афишасы әзер. Җырчы яңа программасына янә серле исем биргән, ул «Күрсәтәсем килә» дип атала. Хәзер менә яңа сезонга кадәр халыкка уйланырга җирлек булган.

Халык алдагы «20 ел се...» программасының да нәрсә аңлатканын озак уйлап йөргән иде, тәки тәгаенен белмичә сезон төгәлләнде. Аннары тамашачы «#едриткудрит» программасын карады.

Сәхнәдәшләре һәм халык ачык төстә, «мин» дип торган афишаны «ут» билгесе белән бәяләгән. Хәзер тамашачыга «Илсөя нәрсә күрсәтер икән» дип, зарыгып, яңа сезонны көтәргә кала. «Син күрсәтергә теләгәнне күрергә насыйп булса иде», – дип язганнар комментарийда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар