news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова хатын-кызларга: «Яраткан ир-атны беркем туктата алмый!»

news_top
Илсөя Бәдретдинова хатын-кызларга: «Яраткан ир-атны беркем туктата алмый!»
социаль челтәрләр

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә утыручы, үз-үзләрен алдап яшәүче хатын-кыз дусларына бик кирәкле киңәш биргән.

«Ул мине ярата, ләкин минем белән була алмый!
– Ул бүген шалтыратмады, арыган булгандыр инде...
– Кәефе юк иде, шуңа килә алмады...
– Мондый салкында чыгып йөрисе килмәгәндер инде...
– Аның эшендә проблемалары..
Кызла-а-ар, җитте инде….
Җитте индеееее.… Киләсе килгән, яраткан ир-атны беркем дә туктата алмый!
Ә юк, алдыйм икән... Хатыны туктатырга мөмкин.
Бәлки, яратуы шуның кадәрле генәдер? Үзеңне ярат! Үзеңне жәллә әз генә...» – дигән ул дусларына.

Тик виртуаль дусларының игътибарын, җырчының фәлсәфи сүзләреннән бигрәк, әлеге постка куелган яңа образы җәлеп иткән.

«Янгын сүндергеч китерегез», «Коко Шанель бит бу», «Вай, не могу», «Баш әйләндергеч бит бу. Миләш агачы тагып йөр әле, яме», – дип язып калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар