news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «хайваннар белән» темасына төшкән яңа фотосессиясен күрсәтте

news_top
Илсөя Бәдретдинова «хайваннар белән» темасына төшкән яңа фотосессиясен күрсәтте
Фото социаль челтәрдән

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова хайваннар белән фотосессия ясарга ярата. Аның сыерлар, атлар, тавыклар белән төшкән фотолары бар.

Чираттагы фотосессия сарык бәрәне катнашында булган. Җырчы бәтине кочаклап кысып та тоткан, Сабантуй батыры сыман җилкәсенә дә салган.

«Кешене авылдан тартып чыгарып була, ә авыллыкны кешедән юк», – дип язган җырчы фотолар астына.

Видеода күренгәнчә, фотосессиягә ияләшмәгән сарык бәрәне арып та китте, тизрәк җырчы кулыннан төшеп әнисе янына йөгерергә тырыша. «Хәзер мин сине тагын кочаклыйм», ди җырчы. 

«Яратсам чын күңелдән яратам инде мин үзе. Тешләп бетереп… Куып-куып… Хәлдән тайганчы», – дип язган ул видео астына.

«Икегез дә шундый матур», «Үзеңә охшаган, шундый матур», «Казах далаларындагы көтүче хатынына ошап киттегез. Күрсәләр, ул бит безнеке диячәкләр», «Сиңа бар да килешә», – дип бәяләгән виртуаль дуслары яңа фотоларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар