Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үзенчәлекле фотосессия ясаган: «Бәби… Сөт исе килә»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үзенчәлекле фотосессия ясаган: «Бәби… Сөт исе килә»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова берсеннән-берсе үзенчәлекле фотосессияләр ясап тора. Җырчының шәхси фотографының да фантазиясенә исең китәрлек. Ул Илсөяне, үзе әйтмешли, «мачы», тавык, куян, сыер белән фотога төшергән иде инде. Инде арыслан баласына да чират җиткән. Йомшаккайны кочаклап төшкән фотоларына Илсөя: «Бәби… Сөт исе килә», – дип язып куйган.

«Картина кебек, шундый матур фотолар», «И, үзегезгә бер кечкенә кыз булса», «Сезгә тавык белән төшсәгез дә, арыслан белән төшсәгез дә килешә», «Күз тимәсен, арыслан да, сез дә бик матур», – дип караганнар җырчының яңа фотоларын дуслары. 

«Илсөя, аның әнисе янәшәдә түгелме соң?» –  дип куркулы сорау биргән берәү. 

 

Фото: © https://vk.com/ilsiya_badretdinova

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Татар хатыннарына мондый ачык кулмэк кию зур гонах санала, ялангач кукерэклэрне яшерергэ кирэк. Э бу кеше жэеп салган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100