news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова кабатлаулар турында: «Урлыйсың икән, чамалап урла»

news_top

Җырчы Илсөя Бәдретдинова эстрадада иҗади индивидуальлек аз булуга борчылуын белдергән. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйли. Артист үзен кабатлаучылар күп булуы хакында да әйтеп үтә.

«Әле башлап кына килә торган, нормальный итеп күтәрелеп бара торган коллегаларым бар. Аларга хөрмәт белән карыйсың, ой, болар эшлиләр, «давай, топи» дип карап утырасың. Кабат исә аларның сине кабатлауларын күрәсең. «Нигә? Син бит дөрес эшләмисең», – дип әйтәсе килә.

Мине кабатлаганга үпкәләмим, тик алар үз-үзләренә аяк чала бит. Аны бит тамашачы да күрә: әй бу да моны эшләгән, без бу әйберне күрдек бит инде, диләр. Ә иҗатта, эстрадада бу әйбер гафу ителми. Эстрадада беренче чиратта тора торган критерий – син башкаларга охшамаска тиешсең. Индивиуальлек турында сүз бара. Кабатлауны тамашачы күрә. Миңа бу хакта бик күп язалар», — дип сөйли җырчы.

Илсөя Бәдретдинова глобаль трендларның йогынтысы булуны кире какмый, ләкин аларны чама белән кулланырга кирәклеген искәртә.

«Ниндидер дөньякүләм дәрәҗәдәге әйберләр бар. Теләсәң дә, теләмәсәң дә син аларын карыйсың, ниндидер мотивлар, кием буенча трендлар барлыкка килә. Син аны карыйсың да, шундый әйбер ясарга тырышасың. Әмма синең коллегаң да карый аны, ул да шуны ясарга тырыша. Бу – бик куркыныч. Урлыйсың икән, чамалап урла», — дип сөйләгән Илсөя Бәдретдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар