Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Үпкәмдә начар чир белән туганмын. Кызың бүгеннән калмас, дигәннәр»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Үпкәмдә начар чир белән туганмын. Кызың бүгеннән калмас, дигәннәр»

Илсөя Бәдретдинова балачак фотолары белән видеоролик урнаштырган һәм үзенең тугач та чактан гына исән калу тарихын сөйләгән. Табиблар: «Бүгеннән дә калмас, үләр», – дип кайтарган 8 айлык, үпкәләре чирле булып туган, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова тормышның якасына туу белән үк чытырдатып ябышкан бала икән.

«8 айдан, 1 кило да 800 грамм булып туганмын. Ике як үпкәмдә дә начар чир белән туганмын, ясалып бетмәгән, «недоразвитый» үпкәләр белән. Бик озак вакыт ятканмын ясалма сулау аппаратында. Әни сөйли иде: «Керделәр дә кичтән 2 врач, утырдылар да: «Гөлсинә апа, син тынычлан, елама. Кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген бу аппараттан өзәбез. Син әкрен генә өеңә кайт. Бүгеннән дә калмас кызың», – дип әйттеләр, ди.

«Елый-елый кайтып киттем. Өйдә әтиеңнең самогонын җылыттым да, сине шуңа төрдем дә, юрган белән капладым да, урамга чыгып йөгердем. Имеш, баланың тәненә спирт тиз сеңә. 6 сәгать өйгә керә алмадым. Кабат бишегең янына утырып: «Кызым, бәхил бул инде, яме. Очрашканчыга хәтле», – дип сөйләнә-сөйләнә юрганыңны ачсам, акырып ашарга сорап ятасың», – ди.

Мин әйтәм: «Ашыйсы түгел, эчәсе килә иде, 6 сәгать самогон эчендә ятып кара әле син».

Шул туганнан ук тормышка ябышырга тиеш булганмын инде мин, күрәсең».

Концертларында бу турыда да еш сөйләсә дә, аудиториясе бу тарихны бик җылы кабул иткән. 

Зәмирә Рәҗәпова: «Елаттың, күз алдына китерәм Гөлсинә апаның халәтен»;

Гөлфия Арсланова: «Ай-яй елатасың, менә кешенең гомере бетмәсә. Озак яшә, якты йолдызыбыз безнең»;

Энҗе: «Шуңа да сез ут кебек. Аллаһ шулай язган. Сынау аша яши башларга»;

Рәмия: «Кирәк бит, ә. Үпкәләре чирле булып туган кеше шулай матур итеп җырласын әле»;

Массаж в Казани: «Менә бит. Ә сез барыгыз да Эмиз эчергә кушасыз. Менә ул исән калу һәм терелү рецепты»;

Кусяпчик: «Бөтен авыруның дәвасы шул самогондыр инде. Әни белән кышкылыкка үләннәрне шул самогонга салып куйдык»;

Али Хәлилова: «Елап укыдым. Минем әнием дә 8 айдан туган. 40 көн буе үләме, каламы дип көткәннәр. Шуңа аның ике туган көне бар»;

Эльза: «Әле дә ярты-йорты булып туып, шул самогон эчендә яткансың. Бүген сине көне-төне карый алмас идек тә, дөнья бөтенләй башка төрле булыр иде, әйеме»;

Рәфис Атаказ: «Вулкан кебек бит син, апасы. Озак еллар сиңа! Если что не так, син методын беләсең: самогон һәм юрган. Бишеккә сыймассың, конечно. Шулай да ут ысул бу. Яратам үзеңне, заразы», – дигән комментарийлар калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100