Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова туйда: суыткыч бүләк иткән, 30 мең сумга шампан шәрабе сатып алган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова туйда: суыткыч бүләк иткән, 30 мең сумга шампан шәрабе сатып алган
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинованың зур төркеме Кукмара якларында туйда булып кайтты. «ИБ банда»сындагы биюче егет Илфат Газиевның туе концерт кебек булган. Видеоларда күренгәнчә, туй гөрләп узган, анда төркемдәге һәр үзенчәлекле талант иясе үз осталыгын күрсәтеп кайткан.

Илсөя Бәдретдинова туйда 30 мең сумга шампан шәрабе дә сатып алган. Аны бәби туенда ачарга сүз куешканнар. Җырчы кияү белән кәләш өстәлендәге үтәкүренмәле тартмага «кызыл бишлек»ләрне салды.

«Булачак премия бу», – дип шаярта концерт директоры Гүзәл Карамиева.

«Хөрмәтле дуслар! Шушы шешә аркасында август аенда «ИБ банда» просто зарплата ала алмаячак. 30 мең!» – дип көлә тамада.

Төркемне үзенең нык куллары белән җыеп торучы җырчы яшь гаиләгә матур теләкләрен дә җиткерде. «Озак еллардан соң «рәхмәт сиңа, әтисе, бу балаларыбыз өчен», «рәхмәт, әнисе, мине җир йөзендәге бәхетле ир итә алганың өчен» дип әйтергә язсын. Бүгенгедәй яратышып яшәгез. Кунаклар да «бәхетле булсыннар» дип теләп утыралардыр. Мин, традиция буенча, суыткыч бүләк итәм, Зәлия (кәләш) бәяләр дип уйлыйм, чөнки ул – һәрбер йортта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Вакытыгыз булганда, барып алырсыз. Бәхет сезгә, балалар!» – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100