news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, бисмиллаһ!» Илсөя Бәдретдинова төркемендәге кара тәнле Джо хәзер татар малай

news_top
«Әйдә, бисмиллаһ!» Илсөя Бәдретдинова төркемендәге кара тәнле Джо хәзер татар малай
видеодан скриншот

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче кара тәнле малай Гбато Поль Джонатанны татарга әйләндереп куйганнар. Бу – кыен эшмени инде?! Нибары Илсөянең бер тамашачысы аңа бүләккә ап-ак түбәтәй алып килеп кидерү генә кирәк булган.

Джога түбәтәй кидергән вакытта, Илсөя Бәдретдинова: «Әйдә, бисмиллаһ», – дип, халыкны көлдереп ала. Джо үзе дә, түбәтәйне кигәч, «әппәр»ен әйтеп, ике кулы белән битен сыпырып куя.

Күңелле видеоны Джонатан социаль челтәрләргә куйды. «Хәзер мин татар малай», – дип яза ул.

Кара тәнле модель, биюче Джо «ИБ» төркеменә узган елның җәендә килде. Артист коллективка бик тиз ияләште. Илсөя Бәдретдинова белән аның концерт директоры Гүзәл Карамиева Джоны татарча сөйләшергә дә өйрәтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар