Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Илнур Колахмәтов өченче тапкыр әти булачак

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Илнур Колахмәтов өченче тапкыр әти булачак

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы, музыкант Илнур Колахмәтов өченче тапкыр әти булачак. 

Колахмәтовлар гаиләсе, артык зурдан купмыйча гына, шул ук вакытта бик күңелле итеп, гендер-пати уздырган. Илнур тормыш иптәше һәм уллары белән парк буйлап саф һава сулап йөри. Бер мәлдә барысы да тукталалар, ә Илнур кулындагы уенчык тупны тибеп җибәрә. Туп эченнән күккә зәңгәр төстәге төтен сибелә. 

 Димәк, 2 малай үстерүче Колахмәтовлар гаиләсе тагын 1 ир балага артачак.  Ул үзе дә: «Тиздән бишәү булачакбыз. Футбол командасы! Яратам!» –  дип язып, видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Чынлап диге-ен? А-а-а! Котлыйм!» – дип, иң беренче комментарийны Илнурга Илсөя Бәдретдинова калдырган. «Котлыйбыз», «Булдырасыз, молодцы», «Бәхетле булыгыз», – кебек матур теләкләр дә бик күп.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100