Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егет өйләнгән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егет өйләнгән
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Аның төркемендә 6 ел биюче булып эшләүче Илфат Газиевның бүген туе икән. Җырчы ИБ бандасы егетләренең кыз алырга барган видеосын куйган.

Егетләр җырлап-биеп урамны шаулатып, кызның йортына бара. Алар барлык «җәза»ларны үтәп, кызның йортына керә. Кәләш белән кияүнең фатирда биегәне дә видеога эләккән.

Җырчы яшьләргә матур теләкләр теләргә чакыра. Күпсанлы бәхет теләгән комментарийлар арасында «балдагыгызны салган очракта да туя алмаслык мәхәббәт булсын, ягымлы сүзләрне жәлләмичә, гомерле булып яшәргә язсын, матур, сәламәт балалар үстерегез» дигәне дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100