Озак еллар Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән Диаз Фәрхетдиновның шәхси тормышында үзгәрешләр булырга охшап тора – егет бик тиздән камыт кияр, ахры. Чөнки ул үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган.
Романтик вакыйга яшьләр глэмпингта ял иткән вакытта булган. Диаз әкрен генә килеп сөйгәненә йөзек һәм чәчәк бәйләме суза. Сөйгәне исә аны уңай җавабы белән сөендерә.
Барлык язылучылары да яшьләрне тәбрик итәләр. Аларга бәхет һәм гомерлек мәхәббәт телиләр.