Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага чәчәк бүләк итәргәме, әллә ашый торган әйберме?

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага чәчәк бүләк итәргәме, әллә ашый торган әйберме?
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәр сәхифәсендә «сора давай» рубрикасын дәвам итә. Җырчы виртуаль дусларының сорауларына кызыклы җавапларын биреп тора.

Сер түгел, Илсөя Бәдретдинованың сәхнәдән дә «чәчәк урынына ашый торган әйбер булса яхшырак» дип уенын-чынын кушып әйткәне бар. Шулай да «Сезгә күбрәк нәрсә бүләк иткәне ошый? Чәчәкме, әллә азык-төлек кәрзинеме?» дип сораган берсе.

Җырчы төркеме белән төшкән фотоны куйган һәм «боларның берсе дә чәчәк ашамый» дип җавап язган. Ә төркемдә – җырчының үзеннән кала 10 кеше!

Ә чит шәһәрләрдә гастрольдә булганда тамашачы бүләк иткән чәчәкләр бигрәк тә кызганыч. Аларны җырчы өенә алып кайтып китә алмый. Ул кунакханә бүлмәсендәге «эп-эсвежий» чәчәкләрне күрсәтте. «Шундый матурлар, ә иртәгә мин аларны ташлыйм инде», – диде ул. Чыннан да, «азык-төлек кәрзине» бирсәләр, ул гастрольләрдә төркемен ашатыр иде, тамашачысының да чәчәккә түләгән акчасы исраф булмас иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100