news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төн уртасында Элвин Грей янына барган

news_top

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Элвин Грей янына барган. Төн уртасында.

«Концерттан соң төнге бердә очрашып, иртәнгә кадәр студиядә кайфовать итү өчен үз эшеңне ни дәрәҗәдә яратырга кирәк?» - дип язган бу хакта Илсөя үзенең сәхифәсендә. Хуҗага кунакчыллыгы өчен рәхмәт сүзләре дә белдерергә онытмаган.

Җырчы төнге иҗат процессы вакытында ясалган фотосурәтләр белән дә бүлешә. Нинди җыр яздыруы, ни өчен Элвин Грей студиясенә килүе хакында сөйләмәсә дә, язылучыларының инде үз фаразлары бар. Алар Илсөя Бәдретдинова белән Элвин Грей дуэт әзери дигән фикердә.

Фото: Илсөя Бәдретдинованың МАХ каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2026
    Исемсез
    Илсөя сеңлем, бик иркенәеп китмә, ул-бу була күрмәсен, уеннан-уймак чыгып куймасын диюем.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар