news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасында дуслары булмауны әйткән

news_top
Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасында дуслары булмауны әйткән
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзенең эстрадада дуслары булмау турында сөйләгән.

«Дус бит ул һәркемгә әйтелә торган сүз түгел. Яхшы таныш булырга мөмкин. Мин татар эстрадасында барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Безне сөйләшергә, исәнләшергә, тыңларга өйрәттеләр. Үземне беркем белән дә дошман дип әйтә алмыйм. Исәнләшеп, сөйләшеп торабыз. Әмма «аах, татар эстрадасында шундый дустым бар» дип әйтә алмыйм. Әгәр син бер-берең белән көндәш икән, ничек итеп дус була аласың? Баш белән уйлап карасаң?

Мин, мәсәлән, киләм, ди. Миннән алдагы артист 5 көн тутырган залны, ә мин 2 көн тутырам. Әйе, әйтәсең, «ай, яхшы булган» дип. Ләкин эчтән нәрсә уйлыйсың? Априори була алмый.

Иҗат ул, иң беренче чиратта, идеяләр – җырга, костюмга, сәхнә бизәлешенә. Дус булгач серләреңне сөйләшәсеңдер инде аны. Ә ничек син серләреңне сөйләшеп утыра аласың, әгәр дә булдыра алганча идеяләреңне яшерсәң?» – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар