Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларына: «Зурлап күтәрдегез, төшергәндә кинәт бәрмәгез инде»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова тамашачыларына: «Зурлап күтәрдегез, төшергәндә кинәт бәрмәгез инде»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинованың бу сезонда Казанда соңгы – 18нче концерты узды. Шул уңайдан ул хис-кичерешләре турында язган һәм рәхмәт сүзләрен җиткергән.

«Булды бу… «Хәерлегә булсын Хәдичәнең туйлары...». Әти, шаккатканда, шулай дия иде. Казанда 18 көн концерт! 18000 тамашачы. Әле һаман уйлап йөрим. Башка сыймаслык бу минем өчен. Нык зурлап күтәрдегез, кадерлеләрем... Төшергәндә резко бәрмәгез инде. Мин чиксез рәхмәтлемен сезгә! Рәхәт итеп яшәргә язсын.

Ә #иббанда... Горурланып туя алмыйм! Яратам группамны! Вы самые! белеп торыгыз! @карамиева аерым рәхмәтуллин! Трактор кебек син, кызый. Ничек өлгерәсең... Ничек бөтен нәрсәне җиренә җиткерәсең... @давлянов дуэтны җырлаганда күзгә яшьләр килде. «Неужели соңгы тапкыр җырлыйбыз бу җырны», – дип уйлап куйдым. Алай итмик әле, яме. Яңалары да булсын, но монысы!

Рәхмәт, канат!@давлетшина Флера апа, гел шундый яшь булыгыз, яме. Озак итеп эшләргә язсын», – дип язган Казанда куелган концертлар саны буенча рекордсменка Илсөя Бәдретдинова.

Сезон тәмамлануга багышланган видеода күренгәнчә, Илсөянең бер тамашачысы, 35 мең сумга юлга билет алып, концерт карарга килгән. Сезон тәмамлану алдыннан төркеме торт та ясаткан. Анда «18 концерт. Ник шулай аз? Алга таба күбрәк» дип язылган. Шуңа җавап итеп, җырчы киләсе елда Казанда 22 көн концерт куячагы турында хәбәр итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100