Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «Талларым» җырын яңартып яздырган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова «Талларым» җырын яңартып яздырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Талларым» җырын яңарткан. Ул музыкаль мәйданчыкларга чыкты инде.

«Бәләкәйдән җырлап үскән, Зәйнәб ханым Фәхретдинова, Винера ханым Ганиева башкаруында яратып тыңлаган, рәхәт җыр. Бу җырның авторы Зиннур абый Сафиуллин белән киңәшләштек тә, яңартырга булдык. Машинада кычкырып җырлатып, кушылып җырлап йөрегез. Видеолар төшерегез, мин үземә куярмын», – дип тәкъдим иткән җырчы.

Җырчыны иҗатташ дуслары премьера белән котлаган.

«Яшьлектә яратып җырланган җырларга яңа сулыш биреп, тагын да матур итеп башкара. Афәрин!»;

«Люблю не могу сине, Илсөякәй»;

«Хәтәр булган»;

«Затлы»;

«Балачакта без таллар арасына кереп, җылы инеш суында басып, ботакларны кочып тора идек. Гади генә тал гомер буе төшкә кереп рәхәт кичертә», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2023
    Исемсез
    Бик яратам үзен һәм да җырларын!!!👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100