news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Сыерны гына түгел, теләсә нәрсәне савам»

news_top
Илсөя Бәдретдинова: «Сыерны гына түгел, теләсә нәрсәне савам»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының күп кенә җырчылары тамашачылар, үзләрен күзәтеп баручылар белән «сорау – җавап» уенын еш кына оештырып тора. Илсөя Бәдретдинова да беренче тапкыр шулай эшләп карарга булган. Үзе әйтмешли, аныкы кешечә түгел инде. Ул рубриканы «Беренче тапкыр мондый нәрсә эшлим. Сора давай» дип үзгәрткән.

«Трактор йөрткәнегез бармы?» – дип сораучы ул трактор белән тулы бер фотосессия тәкъдим иткән һәм «16 яшьтән әтинең тракторында шабашкага йөри идем инде» дип җавап та язган.

Калган сорауларга җавапны әңгәмә рәвешендә тәкъдим итәбез.

– Улыгызны сагынасызмы?

– Еларлык булып. Ул аерым яши. Укый. Эшли. Казанга кайткан вакытта да очрашу мөмкинлеге юк. Төнлә бары тик берничә сәгатькә генә очрашабыз.

– Нинди үлчәмдәге кием киясез?

– 44-46 размер. Ашауга карап.

– Җырчы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?

– Журналист булыр идем. Тәҗрибәм бар, яхшы гына килеп чыга иде.

– Сез фатирда яшисезме?

– Йортта.

– Бер кыз алып кайтуыгызны телим.

– Булмас шул инде.

– Сыер сауганыгыз бармы?

– И-и-и, теләсә нәрсәне сава алам.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар