news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Шулхәтле здоровый ирләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде»

news_top
Илсөя Бәдретдинова: «Шулхәтле здоровый ирләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында җырлады. «Торып бас» җырын башкарганда, экранда Муса Җәлил турнирын төрле елларда һәм берничә тапкыр откан батырларның исемнәре чыгып барды. 

«Бер урында шуның хәтле здоровый һәм чибәр ир-егетләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде. Мин барыгызга да уңышлар телим, сәламәтлек телим. Җиңүләр әле алда булсын, бүген булсын. «Менә ичмасам безнең егетләребез», – дип горурланып торырлык булса ярар иде. Уңышлар сезгә!» – диде Илсөя сәхнәдән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар