Салават Фәтхетдинов белән Әнвәр Нургалиевның уртак концертлары узды. Анда, тамашачы буларак, Илсөя Бәдретдинова да булган.
Концерт барышында алып баручы Марсель Мәхмүтов Салават Фәтхетдиновтан: «Илсөя Бадретдинова белән дә концерт куярга теләгең бармы?» – дип сорый.
«Илсөя белән кем теләмәс?!» – дип шаярып җавап бирә җырчы.
«Салават Зәкиевич, ирләргә караганда, миңа ныграк килешә», – дип кычкыра залдан Илсөя.
«Салават Зәкиевич, сез ишетмәдегез. «Я тоже хочу», – дип әйтә», – дип җиткерә алып баручы.
«Монда бит теләк теләк тә, терәк кирәк», – ди Салават Фәтхетдинов.
Шул вакытта сәхнәдә Әнвәр Нургалиев та басып тора. Марсель Мәхмүтов аның турында да онытмый. «Сез сизәсезме, бу әңгәмәдә барышында Әнвәр «лишний» булып калды», – дип шаярта ул.
«Язларга «Салават+Илсөя» концерты булачак», – дип тә яза Илсөя Бәдретдинова.