Илсөя Бәдретдинова язылучыларыннан килгән кызыклы сорауларга җавап биргән. Артистның һәр җавабы үткен, кызык, елмаерга мәҗбүр итә.
Сезнең яраткан чәчәкләрегез?
Минем яраткан чәчәкләрем – җиләк, холодец, ат ите, сыер ите, каз ите.
Пенсиягә чыккач ни белән шөгыльләнергә уйлыйсыз?
«Яшь чакта ниләр майтарып йөргәнемне белмәсәләр ярар иде» дип уйлый-уйлый, «без мондый оятсыз түгел идек» дип, бөтен җырчыларга «ВКонтакте»да комментарийлар язып ятачакмын.
Нинди килен теләр идегез?
Олырак булса, улымны яхшы тәрбияләр. Яшьрәк булса, дәртлерәк булыр. Башка милләт булса, балалары нык матур булыр. Башка диндә булса, бәйрәмнәребез күбәер. Йоклап йөрсә, уятырбыз. Нык кайнарланса, суытырбыз. Иң мөһиме – ир-ат булмасын. Улымны бәхетле итә алсын.
Концертларда бүләк иткән чәчәкләрне кая куясыз?
Кунакханәләрдә калдырабыз. Башка чара юк. Без бит атналар буе юлда йөрибез, үзебез белән ала алмыйбыз. Казанга кайтканда алып кайтырга тырышам.
Каты сөйләшеп арымадыгызмы? Йомшарасыгыз килмиме?
Кирәк кеше белән нык йомшак мин.
Тормышыгызда эшләп карыйсы килгән 3 әйберне атагыз.
Минем китларны күрәсем килә. Янәшәмдә йөзеп йөрсеннәр иде. Аннан минем Ниагара шарлавыгын өстән карыйсым килә. Мин үземне һәрвакыт шул шарлавыкка охшата идем.

