
Җырчы Илсөя Бәдретдинова «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында үзенең зур борчуы турында әйтеп киткән.
«Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым», – дип яза ул, тапшыруның анонсын куеп.
Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан: «Авыруыгыз турында ишеттек. Бик катлаулы диагноз турында сүз бара дип беләм», – дип сораган.
«Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк – күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…» – дип җавап биргән аңа җырчы.
Комментарийларда дуслары, яраткан җырчыларының кәефен күтәрергә тырышып, юату сүзләре язып калдырганнар. «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп калабыз. Сез – безнең эстраданың йөзек кашы»;
«Ядкәревна, ахыры хәерле булсын»;
«Барысы да яхшы булыр. Сездәге энергия, стиль, талант. Тизрәк терелегез, әле күп еллар безне сөендереп, куандырып яшәргә насыйп булсын»;
«Борчылма, мин дә ике тапкыр үттем ул яман шеш операциясен. Бүгенге көндә йөгереп йөрим. Ходай яратканнарына гына бирә андый сынауларны. Бирешмә, син үзең генә түгел», – дип яза алар.
Тапшыруның тулы вариантын якшәмбе 18.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.