news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова ни өчен улы белән сөйләшми?

news_top
Илсөя Бәдретдинова ни өчен улы белән сөйләшми?
Фото социаль челтәрдән

Татар эстрадасының иң популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова рәхәтләнеп елмаеп төшкән фотосын социаль челтәрдәге битенә куйган. Ә янына: «Нинди матур яшел кыш!» – дип язган.

Җырчы бу сүзләре белән виртуаль дусларының күңелен күтәргән, алар калдырган смайликларның чуты юк.

«Мин әле дә бүрек киеп йөрим», – дип язган юморист Рамил Шәрәпов.

«Малай әйтә: «Син нигә сөйләшмисең минем белән», – ди. «Авызымны ачсам, җылым чыгып китә», – дип җавап биргән җырчы.

«Мин күптән «беззвучный»да», – дип дәвам иткән Шәрәпҗан образын уйлап тапкан артист.

«Вәт әйтеп куйдыгыз, җәй кайда адашып йөридер», «Бу җәй барыбер кыштан җылырак», «Әйтсәң әйтеп куясың», «Элек тә салкын язлар булды инде ул. Балачакта мәктәптән кайткач телогрейка киеп, бәбкә сакларга чыга идек бит», – дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар