Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Ни апайлар янына кайткан юк, ни...»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Ни апайлар янына кайткан юк, ни...»
Фото социаль челтәрдән алынды

Илсөя Бәдретдинова җәй көне төшерелгән бер видео куйган. Анда ул машинада телефоннан Люция апасы белән сөйләшеп бара.

Җәй көне яңа программага әзерләнгән вакыт бу… Люция апайга шалтыраткан чак. Гүзәл Карамиева төшергән видео. Авылдан видеокассета алып киткән идем. Анда – туганнан туган апамның туе. Бөтенесе бәхетле! Мин – туйда шаһит (17 яшь). Табын артында әти, әни, җизнәй, апай, туганнар… Бүген аларның берсе дә исән түгел.

Ә туйлары бара торган апалар бер көндә 2 балаларын җирләделәр. Кызлары Алсуга 15 яшь, ә уллары Надирга 10 яшь иде. Башка сыймаслык. Өч тиенлек дөньяда яшибез, – дип яза ул.

Видеода исә җырчы апасына: «Апай, мин сагынам сине», – ди. Икесенең дә күңеле тула. «Сагынасың инде, ярты елга бер күрешеп булмый… Без бит икәү генә», – ди җавап бирә апасы. Аннан элемтә өзелә.

«Үлеп сагынам, Гүзәл. Тормыш куабыз бит. Ни апайлар янына кайткан юк, ни малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк», – ди җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2025
    Исемсез
    Чөнки гел акца җитми сезгә түбән сыйфатлы попс җырчыларына. Авыр авыл тормышында яшәп, мал-туар,тирес арасында хәерчелектә усеп , курмәгәнегезне күрәсез хәзер, халыкны алдап, фонограмма кабызып. биеп-җырлап. Зур коттедж да кирәк сезгә, кыйммәтле иномаркада, кукрәккә пластик операциядэ . Дорвались.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100