news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «Нервымда уйнамале» җырын җырларга җыенмавын әйткән

news_top
Илсөя Бәдретдинова «Нервымда уйнамале» җырын җырларга җыенмавын әйткән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова яңа җыр яздырган, әмма аны концертларда җырларга җыенмавы турында әйткән.

«Яшь аудитория өчен язылган җыр. Гел уйламаганнан тоттык та яздык (чөнки, көне шундый иде). Әстәгъфирулла, нәрсә инде бу? Бу җырмы инде? Җыр, әлбәттә. Бер җае чыкканда, үзегез дә сизмәстән кычкырып җырлап җибәрерсез әле менә. Курыкмагыз, концертта бу җырны җырламыйм, яме!» – дип язган татар эстрадасының иң популяр җырчысы.

Җырны тыңлаучыларның кәефе төшкән, «бу уегыздан кире кайтыгыз», «ничек концертта җырламыйсыз инде», дип кайгырышкан алар.

«Көне буе, нервымда уйнама әле, дип җырлап йөрим, мин акырган саен, әни «әстәгъфирулла» дип куя, ошады ахры»;

«Эш телефонына рингтон итеп куярга кирәк», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Уйнама әле», дип язылмыймы, Илсөя», – дип хата төзәтергә ашыккан берәү.

«Без махсус шулай яздык», – дип җавап биргән җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар