Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Мин – кияүгә чыкмаган 42 яшьлек кыз»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Мин – кияүгә чыкмаган 42 яшьлек кыз»
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасының иң тырыш җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә үз тормышы, үз фикере турында кыска видеолар куя. Чираттагысы – ике зур хыялы турында.

Видеода җырчы ромашка гөлләмәсеннән чәчәк алып, «яратамы-яратмыймы» дип таҗларын йолкый.

«Сезнең күңелегездә гештальтмы, шундый әйберме калдымы?» – дип сорады бер журналист. Калды, минәйтәм. Мин туй күлмәге киеп кияүгә чыга алмадым. Чынлап та, беркайчан да законлы хатын булуның нәрсә икәнен татымадым. Һәм гомерем буе кыз бала табасым килде, һәм анысы да шул килеш калды, хыял булып.

Бер яктан караганда, элементар күренеш хатын-кыз өчен. Ничек инде Илсөя Бәдретдинова кияүдә булмаган? Юк, мин кияүдә булмадым, паспортым чиста. Мин – кияүгә чыкмаган 42 яшьлек кыз. Почти кыз..» – дип сөйли ул видеода.

«Әле соң түгел, Илсөя. Мине әни 50 яшьтә тапкан»;

«Тизрәк тормышка ашсын бар изге хыяллар»;

«Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел», – кебек комментарийлар белән тамашачысы җырчыга өмет биргән.

Төрле фикерләр арасында: «Аптырап торма. Мин дә почти егет, 40 яшьлек. Чык миңа. Хатын белән 2 бала каршы булмаслар, дип уйлыйм. Гаиләдә артист булса, комачау итмәс», – дигән комментарий да бар.

«Илсөя – бик акыллы кыз, үзен ничек тотарга белә, теләсә кемгә атланып чапмый»;

«Илсөя – син үзең көчле шәхес, озак еллар иректә яшәргә күнеккән, яңадан «тәртә арасына» керәсең килми. Син мөстәкыйль, үзең табасың, үзең кабасың. Әле синең шанс бар кыз алып кайтырга, үзеңә туры килгән кешене очратканың юк», – дип тә язганнар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100