Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Мин камил, миннән дә яхшы җырчы юк» дигәннәр, гадәттә, өйдә утыра»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Мин камил, миннән дә яхшы җырчы юк» дигәннәр, гадәттә, өйдә утыра»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинова Башкортстанга гастроле вакытында «Күзгә күз карашып» тапшыруының алып баручысы Зифа Нагаеваның сорауларына җавап бирде.

Башкортстан тамашачысы үзенчә ярата, бездә тамашачы үзенчәлекле, шулай ук төрле халык төрле карашта. Шулай ук шәхсән сиңа карата да. Кемдер концертка җыр тыңларга, кемдер Илсөянең үзен күрергә, кемдер матурлыкка сокланырга, яшьрәкләр шоу карарга килә. Быелгы программага төп принциплар?

Олы һәм урта яшьтәгеләр, бик яшьләр дә бар. Миннән еш кына «нинди юнәлештә иҗат итәсең» дип сорыйлар. Мин белмим. Мин әйтә дә алмыйм. Менә шул «Мәтрүшкәләр» җыры кая да, «Торып бас» җыры кая. Программада рок та, шансон, дискотека, этно-рок та бар. Бик күп юнәлешләр бар. «Күп сөйләшәсең, җырла» да диләр, икенчеләре «җырлый белмисең, сөйлә» диләр. Өченчеләре «ник күлмәгеңне еш алыштырасың» ди, «бигрәк матур, күлмәгеңне генә карарга киләбез» диючеләр дә бар. Нәрсәгә булса да карарга килсеннәр инде, Зифа апа. Әгәр дә басып, җәелеп китеп, сузып җырлый торган моңым, тавышым булса, бәлки, шоулар да ясамас идем, күлмәкләр дә алыштырмас идем. Кеше акча түләп килгәч, нәрсәгә булса да карарга тиеш бит инде. Кулдан килгәнчә...

Ничек син, «тавышым булса» дип, шулай әйтә аласың үзең турында? Халык арасында йөрисең, көчле журналист. Синең белән тапшыру алып барганда җаваплылык та күбрәк.

Адекват булганга. Мин бит коллегаларның җырлаганын күрәм. Кырыйдан караганда гына тиле-миле хатын-кыз мин.

Сине опера җырчысы дип көтмибез бит инде...

Алай булса да, халык җырларын миннән күпкә камилрәк башкара торган җырчылар бар. Шуның өчен әйтәм, минем әйтер сүзем бар, минем халык алдына чыгасым килә, миңа рәхәт, мин – аларны, алар мине ярата. Минем беркайчан да, мине карарга килегез, дип әйткәнем булмады. Бүгенге көндә мин – алып баручымы, җырчымы? Әмма минем әйтер фикерем бар.

Үз-үзеңне түбәнсетү тугелме алдагы фикерең? Бәләкәй талантлар, тырышлык белән, күпкә халыкка якынаеп китә. Ник бөек җырчылар сәхнә тота алмый? Ник алар «касса җырчылары» түгел соң алай булгач?

Түбәнсетү түгел, адекват караш. Шул бәләкәй талантлар эшләгәнгә, әйтер фикере булганнар йөри дә инде сәхнәдә. «Мин камил, зур артист, миннән дә яхшы җырчы юк» дигәннәре, гадәттә, өйдә утыра. Уф, атыгыз инде мине.

Атмыйбыз! Кирәкле фикерләр, без аларны рәнҗетү нәүбәтеннән сөйләшеп утырмыйбыз, аларның һәрберсенең үз юлы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100