news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова мәхәббәт аңлатучылар турында: «Мин әле тиз генә бирешмәячәкмен»

news_top
Илсөя Бәдретдинова мәхәббәт аңлатучылар турында: «Мин әле тиз генә бирешмәячәкмен»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинованы яратучы тамашачы арасында кечкенә малайлар да шактый. Җырчы аларның сәхнәгә менеп бүләк тапшырган, аны «пәп» иткән видеолар белән еш уртаклаша.

Чираттагы видеода да, бер тартма кош теле тотып, 10 яшьлек малай менгән. Ул җырчыга күзләрен тутырып карый да, кулыннан үбеп ала. Яшь тамашачы җырчы белән сөйләшер өчен татарча да өйрәнгән. «Шикарная! Мин сине шундый көттем-көттем һәм менә – син!» – ди ул, җырчыны ике як битеннән һәм борыннан үбеп алгач.

Тамашачы алкышлый һәм рәхәтләнеп көлә.

«Ник бөтенесе бәләкәй соң алар? Я яшь, я карт, я өйләнгән, я эчә, я… Ничек картаясың әле монда? 10 яшьлек «шикарный» егетләр мәхәббәт аңлаталар. Мин әле тиз генә бирешмәячәкмен!» – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар