Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова матур булу өчен нәрсә эшли?

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова матур булу өчен нәрсә эшли?
Фото җырчының социаль челтәрдәге битеннән

«Ир-ат кешегә рәхәт инде… Сакалын кыра, чәчен кисә дә матур да була. Хатын-кызга… Әйдәгез саныйбыз, кызлар. Шаккатсыннар тегеләр.

- Маникюр (Җиңел генә түгел, аның формасы, төсе, дизайны үзгәреп тора). Кулга крем, кутикулага май. Әле анда әллә нәрсәләр бар. Нитеп торырга гына өлгереп булмый.

- Керфек. Ай саен бит ул.

Әллә бөтенесен сөйләмикме? Үзләре шулай матур дип уйласыннармы?» – дип язган Илсөя Бәдретдинова, яңа матур фотоларын виртуаль дусларына тәкъдим итеп.

Илсөянең виртуаль дуслары арасында бу исемлекне дәвам итүчеләр табылган. «Белеп торсыннар әле тегеләр» дигәндәй исемлекне беренче булып Алсу Фазлыева дәвам иткән: «иреннәр, уколлар».

Бу фикер алышуга Илсөянең яраткан виртуаль дусты Саимә апа да кушылган. Ул Алсу Фазлыевага «Гыйльмениса метелдәвек, ни язганыңны үзең аңладыңмы?» - дип бәйләнгән.

«Нәрсә генә уйлап тапмыйлар бакчада эшләмәс өчен», – дип язучыга да Саимә апа теләктәшлек белдергән.

«Каш» дип өстәгән дустына «Каш та гади каш түгел. Татуаж, буяу, йолкырга. Кыскасы бер җирдән йолкып, икенче җиргә ябыштырып мәш киләбез», – дип җавап язган җырчы.

«Йон йолкытып ятканчы, авылыңа кайтып бакча казы, хөрәсән», дигән Саимә апа.

«Сезгә депутат булу килешер иде», дип язучыга «аннары депутатлар Илсөягә карап, иләс-миләс килеп тузга язмаган законнарга кул куя башларлар», дигән журналист Зәмирә Рәҗәпова. «Болай да шулайрак итә бугай алар», – дип җавап язган Илсөя.

«Син язганча бар да дөрес. Аларны карамасаң син болай матур була алмыйсың», дип бу матурлык процедуралы яклылар төркеме дә шактый зур.

«Хөрмәтле комментарий язучы ханымнар! Без табигый һәм без күп. Ә алар ясалма матурлыклары белән мактана», дип язучы ханымнар да бар әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100