
Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова җырчы Илсөя Бәдретдиновага кызык сорау бирә. Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдә унар көн тоташ концертлар куючы Илсөянең кайчанрак ял итүе белән кызыксына.
«Майда Уфа концертларын куйдык та: «Гүзәл, мин чак кына арып та киттем. Кайчан ял итәм?» – минәйтәм Аликовнага.
«Менә, кызый, май бетә дә, җәй җитә дә, ял итәрсең. Авылга кайтырсың, болай итәрсең, массажлар ясатырсың, больнисларда йөреп алырсың, яме», – ди.
Кичә утырабыз. Минәйтәм, быел бу май бетәме соң ул, юкмы? Җәй сизелмәде дә... Айсхана әйтә беркөнне: «Какое-то лето, да, Ядкаровна, м-м-м и мимо прошло», – ди. «Кызым, вот 23 года, как я вступила на сцену. Как будто возле трассы стою, и тормыш, теге машиналар үткән кебек, вв-вв үтеп бара…
Үлеп яратам эшемне, Ләйлә. Ходай ярдәменнән ташламасын инде», – ди Илсөя Бәдретдинова.