news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Кытайда дөрес итеп үрдәк ашарга өйрәнеп кайткан

news_top
Илсөя Бәдретдинова Кытайда дөрес итеп үрдәк ашарга өйрәнеп кайткан

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова һәм аның концертлар директоры Гүзәл Карамиева Кытайның Санья утравында ял итә. Алар анда Цян Янь Цинь исемле хатын белән танышкан. Аңа Татарстаннан килгән кунаклар Таня дип дәшә икән.

Бу «Таня» Илсөя белән Гүзәл ханымны Пекин үрдәген дөрес итеп ашарга өйрәткән.

Пекин үрдәкләрен махсус ризык ашатып кына үстерәләр, махсус утта, махсус агач яндырып гына кыздыралар икән. Алар бик майлы була, ди. Һәр Пекин үрдәгенең үз номеры була – кешеләрнең паспортлары кебек.

Пекин үрдәге итен масус беленнәргә төреп ашыйлар. Беленгә ит, үрдәк тиресе, кыяр, суган, ике төрле соус салына. Шуларны беленгә бөтереп, авызга кабасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар