news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырган

news_top
Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырган
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының иң популяр артистларыннан берсе Илсөя Бәдретдинова кинода төшкән. Бу турыда җырчы күптән хыялланган булган.

«Күптәнге хыялым.  Мин Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелә торган «823 км» дип исемләнгән нәфис фильмда төштем», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Илсөя Бәдретдинова фильмда төшәргә чакырган «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтугановага нәкъ менә аны сайлавы өчен рәхмәт белдергән һәм зуррак рольләргә өметләнеп калуын да әйткән.

«Барысын да булдыра торган куәтле хатын», «Сезне чакырганнар икән «ут» булачак. Фильмның уңышлы булачагына шик юк», «Текә! Фильмны тизрәк карыйсы килә», «Котлыйм. Киләчәктә төп рольләрне уйнарга язсын», – дип өметләнгән җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар