Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үзе турындагы күптән көтелгән җырны тәкъдим итте: «Хыялый»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үзе турындагы күптән көтелгән җырны тәкъдим итте: «Хыялый»
Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова тамашачысын яңы җырлары һәм клиплары белән куандырып тора. Ул халык күптән көткән чираттагы җырын тәкъдим итте.

«Хыялый» җырының сүзләрен Эльвира Әхмәтова, көен Илназар язган.

«Прям минем турында бу җыр… Күп сорадыгыз. Рәхим итеп тыңлагыз. Старший сказал – младший сделал! Бүгеннән барлык музыкаль мәйданчыкларда», – дип язган татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе.

«Афәрин, бар хатын-кызның күңелендәгесен җырга салып әйтеп бирдең, рәхмәт! Уңышлар сиңа, бик матур җырлыйсың, уңышлар сиңа», «Молодец, бик матур җырлыйсыз, уңышлар телим. Кеше сүзенә карамагыз», – кебек комментарийлар арасында күпсанлы смайликлар да урын алган.

«Канатым юк, оча алмыйм,

Җирдә яшим, җирдән атлыйм.

Теләсәм дә, язмышлардан читләтеп үтә алмыйм.

Мин – гап-гади бер хатын-кыз,

Бер көләмен, йә бер елыйм.

Гөнаһларым да юк түгел:

Кайчак эшлим, аннан уйлыйм...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100