Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова күпләр өчен бик актуаль темага киңәш сораган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова күпләр өчен бик актуаль темага киңәш сораган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты бик күпләр өчен актуаль булган темага Телеграм каналында киңәш сораган.

Җәйнең соңгы көннәре... Һәркем көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, азга гына булса да җәй рәхәтен татып калырга тели. Җырчы да табигать кочагында ял итеп өлгерергә ашыга икән. Тик нәкъ менә кайда икәнен генә белми.

«Бер генә көнгә кая барып ял итеп кайтырга була? Табигатьле, сулы, черкисез, ашата торган, бик эссе дә түгел, бик ерак та түгел...

Бүген!!! Хәзер!!! Алайса, тагын берәр эш килеп чыга...

Апа табигать «хочет», – дип язган Илсөя, виртуаль дусларыннан киңәш сорап.

«Иң яхшысы Идел буенда инде», «Зәңгәр күлдә», «Фазлыевлар барган җиргә. Балык Бистәсе районында палаткалар да бар, черкиләргә каршы розеткага тыгып куя торган җайланма да...», «Илсөя, кызым, авылга, бары тик авылга! Бик рәхәт бит, мунча кереп, бәлеш ашап, чәй эчеп, рәхәтләнеп утырып сөйләшергә. Җан өчен дә, тән өчен дә нинди рәхәт була», – дип киңәшләр биргәннәр җырчының Телеграм-дуслары.

«Бер көнгә генә кайда барасың инде. Өйдә! Ванна кереп чыгасың да, кухняңа кереп ашыйсың да, юрган астына кереп ятасың да, чытырдатып күзләреңне йомасың да, табигатьне күз алдыңа китереп, тәки хыялланып ятасың! Менә дигән ял, интегеп йөрисе дә юк, черки дә таламый, Рәхәтләнеп ял итеп ят. Яныңа мачыңны да салсаң, үзеңең дә беркая барасың килмәячәк», – дип киңәш итүче дә булган.

Ә берәү Илсөяне бик «яраткан» хейтеры Саимә ханымны искә алып: «Саимә апаңа, бәлеш ашарга», – дип көлгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100