news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концертына килгән ханым: «Татарча берни аңламыйм»

news_top
Илсөя Бәдретдинова концертына килгән ханым: «Татарча берни аңламыйм»
Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинованың Яшел Үзәндәге гастрольләре тәмамланды, хәзер ул «ИБ бандасы» белән 12 көнгә Казан сәхнәсенә күченә.

Җырчы Яшел Үзәндә кызыклы тамашачылар белән видеоларны күрсәтте. Сәхнәгә бер ханым чәчәк бәйләме алып менә. «Бер сүз татарча аңламыйча, 3 ел инде минем концертларгы йөри бу чибәр ханым», – дип таныштыра аның белән җырчы.

«Мин татарча берни аңламыйм. Мин – мари. 2022 елда сезнең концертыгызны карадым һәм сезгә гашыйк булдым. Сез – матур хатын-кыз эталоны. Рәхмәт сезгә! Концерт бик шәп!» – диде тамашачы ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар