Илсөя Бәдретдинова Себер якларында гастрольләрен башлады. Җырчының иҗатын яратучы бер ир-ат концертка килә алмау сәбәпле, өс киемен биреп җибәргән һәм җырчыдан автограф сораган.
Социаль челтәрдәге видеода күренгәнчә, бер ханым җырчыга өр-яңа өс киеме бирә һәм «Кайда язарга икән?» дип аптырап торуына каршы: «Кайда язсагыз да ярый, киеп йөрмим дип әйтте», - ди.
Шуннан соң Илсөя әлеге ир-ат киеменә: «Илһам братка! Икенче юлы концертка үзең кил», - дип яза һәм имзасын куя.