news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концертлар оештыручы Флера апаның әкәмәт бакчасында кунакта булган

news_top
Илсөя Бәдретдинова концертлар оештыручы Флера апаның әкәмәт бакчасында кунакта булган
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова концерт директоры Гүзәл Карамиева белән концертлар оештыручы Флера Дәүләтшинаның әкәмәт матур һәм мул бакчасында кунак булган. Аларны Флера ханымның тормыш иптәше каршы ала.

Видеоларда күренгәнчә, җырчы бакчага керүгә җирдән алма, груша алып ашый, аннары парникта «пупырчатый» кыяр, вак помидор, эре помидордан авыз итә.

Бакчада җырчы кайчандыр бүләк иткән исемле урындык та үз урынында тора.

Аннары кунаклар табын артына уза. Мул табында җырчының яраткан ризыгы – гөмбә, бәрәңге, шулай ук алма бәлеше, карбыз, кавын, балык, төрле бутербродлар урын алган. «Булды, башка бер әйбер дә чыгармагыз, ашап үләрлек бит монда», – ди Гүзәл Карамиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар