news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концерт директорын котлый: «Бик очынсам – бәреп төшерүчем»

news_top
Илсөя Бәдретдинова концерт директорын котлый: «Бик очынсам – бәреп төшерүчем»
Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге шәхси битеннән

Бүген – Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиеваның туган көне. Аңа 45 яшь тулган.

«Гүзәл… Аликовна… Гуза… Кипиш… Дустым, юбилеең белән котлыйм! Күпме нәрсә кичтек бергә, ә күпмене кичәсе бар әле. Исән-сау бул да янымда бул! Бар да яхшы булыр! Акырып елаган чагымда да, шашанып көлгәндә дә янәшәмдә син. Канатым сынганда – күтәрүчем, бик очынсам – бәреп төшерүчем. 

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, Гүзәл!» – дип котлаган аны Илсөя Бәдретдинова.

«Ядкаровна, елаттың бит… Рәхмәтем чиксез, исән-сау булыйк барыбыз да. Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап алга атлыйбыз, Аллаһ кушса», – дип язган юбиляр.

Гүзәл Аликовнаны башка эстрада йолдызлары да котлаган. Алар аның искиткеч кеше булуы һәм хөрмәт итүләре турында яза. Юмор остасы Данир Сабиров үзенчә котлаган инде.

«Туган көне белән директор апаны. Сез бер-берегезгә пар килгәнсез. Гүзәл мужик булса, менә дигән ир белән хатын булыр идегез», – дип язган Данир Сабиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар