Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа «Мин – хатын-кыз» дип исемләнгән концерт программасыннан бер өзек күрсәтте.
Кадрларда Илсөя Бәдретдинова легендар җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Галигә барам әле» җырын башкара. Чыгышның үзенчәлеге — артистның образы: ул тамашачы алдына ап-ак туй күлмәгеннән чыгып баса.
«Хатын-кыз гомерендә бер булса да туй күлмәге кияргә тиеш инде ул, әйеме... «Особо везучийлары» бишәр тапкыр да кия. Менә мин кия алмадым... Кияүгә алмадылар. Шуңа җаен таптым – 200 тапкыр киям хәзер Хәмдүнә апа Тимергалиева истәлегенә», – диелә артистның язмасында.
Әлеге видеодан соң җырчыга чын хатын-кыз бәхете теләүчеләр бик күп булган. Мәсәлән: «Илсөя, давай кияргә язсын әле сиңа! Концертта гына түгел. Туй итәрбез, бер рәхәтләнеп гуләйт итәрбез нормаль кешеләр кебек» – дип язып калдырган аңа сәхнәдәш дусты Нурзадә. «Сезгә дөньякүләм турне кирәк. Безнең илдә юктыр әле сезгә лаеклы кияү», «Сине уздыручы булмас, 201 тапкыр кияргә дә язсын», – дип тә язганнар.
Калганнар исә җырчының яңа концерт программасын мактый. «Бөтенегез дә харизмалы»,«Бу номер нәкъ театр сыман булган», – ди аңа социаль челтәрдәге дуслары.