news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова киләсе сезон образларын күрсәтте: күннән чалбар, ак елан, күлмәкләр

news_top
Илсөя Бәдретдинова киләсе сезон образларын күрсәтте: күннән чалбар, ак елан, күлмәкләр
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова концертлары булмаган көннәрдә киләсе сезонга әзерләнә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа образларын да күрсәткән.

Видеода күренгәнчә, җырчының образларын алыштыргысыз Вера Григорьева һәм Алина Бәдретдинова эшли. Яңа сезонда җырчының образын ак елан тулыландырган.

Җырчыны күзәтеп баручылар яңа күлмәкләргә «ах» иткән, күпчелек аның еланнан курыкмавына шаккаткан.

Җырчы үзенең сәхифәсендә аның төркеме кигән һәрбер киемнең махсус әзерләнүен, сәхнә чалбарына аяк киеменең төсен туры китерү өчен шундый ук тагын бер чалбар алып, заказга аяк киеме тегелүе турында да сөйләде. Ә икенче образга баш киеме белән аяк киемен бер материалдан эшләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар