Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Казандагы беренче концертыма 17 кеше билет алган иде, ә быел...»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Казандагы беренче концертыма 17 кеше билет алган иде, ә быел...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова башкалада тоташ 11 көн концерт куйганнан соң, иҗат юлына нәтиҗә ясаган. 

«Казандагы унберенче көн тәмам!
Тынычланып булмый... Уйланып ятам... 19 ел элек Казандагы беренче концертка 17 кеше билет алган иде. Быел 11 мең кеше. Казан, бик-бик зурладыгыз сез мине.
Әле 29,30 майда тагын өстәмә концертларда очрашабыз, Аллаһы бирсә. Билетлар сатуда.
Рәхмәт сезгә.
Ә без Себергә кузгалдык. 20 көнгә! Дөресрәге группа кузгалды. Минем иртәгә бик-бик тыгыз көнем. Аллаһка тапшырдым. Алда 2500 км юл. Хәерле юллар булсын», – дип яза җырчы ВКонтакте сәхифәсендәге рәсми төркемендә. 

Сәхифәне карап баручылар арасында җырчының беренче концертын тамаша кылган кешеләр дә табылган.

«Ул 17 кешенең икесе без идек, Илсөя. Концерт Филармониягә күчерелде, шул вакытта Илфак абый беләндә таныштык, – дип язган Альберт Бәдгиев. 

«Сез безнең авылга да килгән идегез. Булат, Дилә, Илфак, яшь бала белән Сабантуйга. Кукмара районы Арбаш авылы халкы бик яратты үзегезне»;

«Илсөя, син булдырасың. Бик көчле үзең. Тик, таянырлык җилкә тап инде. Кыендыр бит….»;

«2009 еллар булдымы икән, мин кияүгә чыгып Оренбург өлкәсенә күчеп килгән идем. Тәүге тапкыр шунда сезнең тамашада булдым. Бер үзең, бернинди ИБ юк. Хәбәрләреңне сөйли-сөйли җырладың, гаилә эчендә сөйләшеп утырган кебек. Нык җылы булды концертыгыз. Шул вакытта ук искитмәле костюмнардан идең. Хәзер сезне шушы дәрәҗәгә җиткәнегезне күреп куанам», – дип җылы эчтәлектәге комментарийлар язган Илсөя Бәдретдиновага тамашачысы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100