Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова – Илсөя Бәдретдиновага: «Таңга кадәр елаганны без икәү генә беләбез»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова – Илсөя Бәдретдиновага: «Таңга кадәр елаганны без икәү генә беләбез»
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Илсөя Бәдретдинова быелгы концерт сезонын – «20 ел инде се...» программасын япты. Ул бу елгы сезонын «минем өчен рекордлар елы булды» дип бәяли. Җырчы, бу сезонга нокта куеп, концертларында күрсәтелгән видеоролигын социаль челтәрдә чыгарды.

Тамашачыларның берсе: «Син генә шулай эшли аласың. 3 минут эчендә бөтен тормышыңны сөйләдең, синдә драматик сәләт бар, спектакль кебек тыңладым», – дип, бу видеога югары бәя биргән. Видео астына үзенең теләкләрен, әйтәсе сүзләрен язып калдырылган 300гә якын кешенең барысы да ихласлыкны, осталыкны, күңелгә үтеп керә алардай сүзләр сөйләнүен әйтә. Кыскасы, тамашачы быелгы концертларның бу өзеген аеруча яратып кабул иткән.

Видеода күренгәнчә, Илсөя Бәдретдинова бик үзенчәлекле алым кулланган – ул үз-үзенә хат яза. Үзе турында әйтәсе сүзләрен дә, читләтеп, әмма үзе әйтә. «Кайчандыр, иң кадерле кешеләремнән дә өстен итеп, яратуны һәм сәхнәне куйдым» дип йомгак ясый Илсөя Бәдретдинова 20 еллык иҗатына.

«Исәнме, Илсөя!

Әгәр син бу язманы тыңларга булгансың икән, димәк, синең тормышыңның зур бер этабы башлана. Яңа танышулар, яңа табышулар, яңа ярышулар һәм яңа ялгышулар. Быел синең зур сәхнәгә чыгуыңа 20 ел булды. Һәм, ниһаять, бүген мине ишетергә вакыт табарсыңдыр, дип ышанам.

Кайчандыр, син, иң кадерле кешеләреңнән дә өстен итеп, яратуны һәм сәхнәне куйдың. Абау, ай кызый, яратсаң, башыңны югалтып яратасың да син, әй. Ярар инде, кызарма. Эшләсәң дә шулай син. Әллә нәрсә төсле шунда. Егылып киткәнче, чистый «бәтәрәең» утырганчы.

Ә күңелең... Ә менә күңелең тулы яра синең.

Югалтуларың бигрәк күп булды шул. Әмма син барысына да сабыр гына түзә белдең, күтәрдең, сер бирмәдең. Эчтән еладың. Ә тыштан елмайдың. Ә беләсеңме, бу – синең генә язмыш түгел. Бу – артист язмышы. Кемгә кирәк синең күңелең халәте?

Ялтыравыклы күлмәк, кызыл помада... Берне тирән итеп сулап куясың да... һәм син дөнья йөзендәге иң бәхетле кеше кебек, елмаеп, сәхнәгә чыгып басасың. Әйе, читтән караганда, синнән дә көчле, синнән дә бәхетле кеше юк кебек. Кебек!

Беркем ишетмәсен, беркем күрмәсен дип, тәрәз төбенә менеп утырып, таңга кадәр елаганнарны без икәү генә беләбез, име. Аңлыйм мин сине. Юк, тукта, тукта, кызма әле син, ачуланма. Мин бит сине бәхетсез димәдем. Әлбәттә, бәхетле. Менә бүген шушы залда йөзләгән язмыш утыра. Кемдер, тормыш авырлыгын онытыйм, дип килгәндер инде. Ә кемдер чынлап та, сине, синең иҗатыңны зурлап, яратып, хөрмәт итеп килгән. М-м-м, күлмәк карарга килүчеләр дә юк түгел бугай инде. Ләкин, ничек кенә булмасын, аның һәрберсе – 20 ел буена синең янәшәңнән атлаган, синең тугры тамашачың.

Син бәхетле. Ә нәрсә соң ул бәхет? Ә менә һәрбер иртә саен улың Нариманның: «Әни, кая соң инде минем носкиның берсе, ә?» – дип кычкыруы түгелмени бәхет? Ә апаңның, минәйтәм, авылдагы апаңның: «Иркәм, минем бүген тагын бер сыерым бозаулады. Син кайчан кунакка кайтасың?» – дип шалтыратуы түгелмени бәхет? Бәхет ул – синең теге кәефеңнең «хоп-хей, ла-ла-лей» вакытыңда гына түгел, синең өзгәләнеп елаган чагыңда да, дусларыңның янәшәдә басып торулары.

Ә төркемең?... Һай төркемең, Илсөя. Вот дәртле күркәләр, ә! Каян җыелып беткәннәр, диген. Апай, без булдырабыз, дип, ут чәчеп, күзеңә карап торалар бит, ә.

Һәм, әлбәттә, «менә бу – безнең Илсөя ичмасам!» диюче меңләгән тамашачы. Нәрсә, елаттыммени? Тагын катырак әйтеп ташладыммы? Әй, кит инде, җебек. Синдә генә булды инде күңел, чистый.

Илсөя, әй, әйдә, теге Ядекәрнең тәртипсез кызын «кабызмыйча» гына борылып кара әле, ә. Бәхетле булырга беркайчан соң түгел...» – дигән җырындагы сүзләр белән тәмамлый бу чыгышны Илсөя Бәдретдинова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100