Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова иҗатын Минтимер Шәймиев һәм Ирада Әюпова көтелмәгәнчә бәяләде

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова иҗатын Минтимер Шәймиев һәм Ирада Әюпова көтелмәгәнчә бәяләде

15-23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» дигән өр-яңа фестиваль үткәрелә. Ул 15 июль көнне сәнгать осталары концерты белән башланып китте. Ачылышта Илсөя Бәдретдинова төркеме хедлайнер буларак чыгыш ясады. «ИБ» төркеменең чыгышын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова бик тә ошаткан. Илсөя Бәдретдинова интернетта шул күренешләрдән торган видео урнаштырган.

Видеоязмада күренгәнчә, Илсөя Бәдретдинова концертының бер өлешен күргән Минтимер Шәймиев артистка баш бармагы белән «во» билгесен күрсәтеп, тамашаны хуплавын белдерә. Илсөя Бәдрединова сәхнәдә нотык тоткан вакытта да, башын кагып алып, аның белән килешүен күрсәтә, бер мизгелдә тынып калырга чакыра, берничә урында кул чаба.

Илсөя Бәдретдинова Болгардагы «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» дигән фестиваль кунакларына түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Хөрмәтле Ирада ханым!

Мин чиксез шатмын бүген шушындый дәрәҗәле сәхнәдә, дәрәҗәле кунаклар алдында басып торуым белән. Әле моннан берничә ел элек кенә телевизордан карап, чит илләрдә үткән ниндидер зур-зур фестивальләргә кызыгып ята торган идек. Аллага шөкер, хәзер шушындый матур фестивальләр үзебездә дә бар. Әле менә сәхнә артында уйлап басып тордым, минәйтәм, килер бер көн – 1 ел алдан билетлар алып куярлар әле Татарстан халкы, фестивальгә кайтабыз, дип. Амин. Бик зур, бик матур эш башкарылган. Гомерле булсын, нәтиҗәле булсын. Менә шулай тыныч күңел белән хезмәттә, иҗатта кайнап, рәхәтләнеп яшәргә насыйп булсын. Күңел тынычлыгы һәммә барчагызга да. Бәйрәмнәр белән! Бу чынлап та зур бәйрәм, дип саныйм мин».

«ИБ» банда» чыгышы тәмамланганнан соң, төркем янына мәдәният министры Ирада Әюпова үзе килә. Ул Илсөя Бәдретдинованы кочаклап ала да: «Рәхмәт, чын күңелдән рәхмәт сезгә барыгызга да. Сез бик молодцы», – дип югары бәя бирә министр.

Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова «Яңарыш: Дастанның заманча укылышы» фестиваленең беренче тамашачыларының берсе иде. Ул бу фестиваль турында: «Менә шундый хатын-кыз тамашасы!» дип язган иде.

Фестиваль хедлайнеры итеп иң популяр җырчыларның берсе Илсөя Бәдретдинованы чакыруын Ирада Әюпова Илсөянең чыдамлылык үрнәге булуына бәйләп аңлатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100