
Илсөя Бәдретдинова яңа программасындагы чираттагы яңа җырын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды.
«Гомер» җырының премьерасы! Гомер – бишектән ләхеткә кадәр бер мизгел! Шундый кадерле мизгел! Шунда күпме шатлык, кайгы, күз яше, шашып ярату, сагыну, ялгышлар, уңышлар…
Автор, бу җырны язганда, боларның барысын да күз алдында тотып язган! Бу сизелә. Ә тере кылкубыз тавышы! Озак эзләдем мин бу уен коралын. Быелгы «Кирәк» программасындагы нык уйландыра торган мизгелләрнең берсе бу җыр!
Сүзләр авторы Рәшит Минһаҗев, көенең авторы Марат Галимов, аранжировка Илдус Дәүләнов», – дип яза Татарстанның атказанган артисты.