Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Фәнис Җиһаншага: «Үпкәләдем бит. Син аңламыйсыңмы?»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Фәнис Җиһаншага: «Үпкәләдем бит. Син аңламыйсыңмы?»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинова Себер якларыннан гастрольдән кайткан, шул 1 көн ялын бушка уздырмаска булган. Тиздән тамашачыларга тәкъдим ителәчәк «Яшьлегем капкалары» җырына видеокадрлар төшергәннәр.

Җырчы яшьлегендәгечә башына ак шәлен япкан, кара тунын һәм итеген кигән. Ә егете буларак Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша уйный.

Видеода күренгәнчә, Фәнис Җиһанша сөйгәнен аңлап бетерми. Ул агач капкага терәлеп, көнбагыш чиртеп, сөйгәнен көтеп тора, шул вакытта Илсөя чыга да капкага терәлеп баса, чөнки егетенә үпкәләгән. Ә Фәнис, борылып та карамаган килеш, «ә» генә ди.

Видео төшерүче кызлар артистка аңлатырга тырыша. «Нәрсә эшлим мин? Әйтегез миңа нишләргә икәнен», – ди Фәнис Җиһанша. Кызлар белән Илсөя Бәдретдинова рәхәтләнеп көлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100