Илсөя Бәдретдинова, үзен тәнкыйтьләүче ир-атлардан тәмам туеп, пост урнаштырган.
«Җегетләр, ни булды сезгә, ә? Караул кычкырасы килә! Берсе баласына алимент түләмәс өчен эштән китә. Икенчесе гомере буе эшләми хатын сыртында ята! Черки тешләсә, елап хастаханәгә бара… Алга таба да күп яза алам. Хәзер кызлар өстәрләр әле.
Кайберләре лосина киеп, социаль челтәрләрдә хатын-кызларга матур комментларийлар яза. Сүз уңаенна, сез минем ВКонтакте сәхифәсенә кереп карагыз. Егылып китәрсез! Чәчен шәмәхәгә буяган, алтын тешле апаларның «әтәк-сәтәк» язганына да, сүз саен Аллаһны кыстырып, "озак йөрмәссең, бетәрсең әле" дип язган кешеләргә дә ияләшәм бугай инде…
Әмма, җегетләр! Бу бит норма түгел! Сез бит безнең таянычыбыз, ир-ат исемен йөртәсез!» – дигән ул.
Илсөя Бәдретдинова бер әче телле комментарий иясен халык хөкеменә дә чыгарган. «Егет» анда Илсөя Бәдретдинованы тюнингланган, иске, чергән «шестерка» машинасы белән чагыштыра.
«Бу җегет миңа рандом рәвештә эләкте. Алар бик күп минем аккаунтта. Сез яза дип кенә мин бизәнүдән дә, киенүдән дә туктамыйм! «Ржавая шестерка круче чем ...» Ой туктыйм әле... Бәлки балалары укыр. Ярамый!
Янәшәмдә чын ир-атлар булу белән горурланам! Сез бит бар! Ләкин сез шундый сирәк!» – дигән Илсөя.